Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 сентябрь 2022, 14:36

Референдум тәмам…

23 — 27 сентябрьдә Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре үз төбәкләрен Русиягә кушу буенча референдум үткәрде.

Референдум тәмам…
Референдум тәмам…

Дүрт төбәктә дә тавыш бирү гамәлгә ашты дип танылды. Референдумга килүчеләренең күпчелеге төбәкләренең Русиягә кушылуы яклы тавыш биргән.

         Херсон өлкәсендә тавыш бирүдә 571 001 кеше, ягъни анда яшәгән халыкның 78,86 проценты катнашкан. Запорожье өлкәсендә 541 093 кеше тавыш биргән. Бу исә сайлаучыларның — 85,4 проценты. Луганск Халык Республикасында сайлау участокларына 1 662 607 кеше килгән — 94,15 %. Донецк Халык Республикасында 2 131 207, ягъни 97,51 % кеше катнашкан.  

ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре башлыклары Русия җитәкчелегенә үз төбәкләренең Русия Федерациясенә кушу үтенече турындагы мөрәҗәгать белән чыктылар.

        АКШ, Евросоюз, Германия, Канада, Япония тавыш бирү йомгакларын танымауларын белдерделәр. Кушма Штатлар референдум йомгакларын танымау турында БМОның Иминлек советы резолюциясе проектын әзерләгән һәм Русия адресына гаепләүләр белән чыккан. АКШ аны бу атна ахырында яисә алдагы атна башында тавыш бирүгә куярга җыена.

Фото: z.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: