Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 сентябрь 2022, 14:28

Газүткәргечне кем шартлаткан?

26 нчы октябрьдә «Төньяк агым» газүткәргеч торбаларында кинәт басым түбән төшә башлады һәм бераздан аның 4 участогында җитди зыян ачыкланды. 

Газүткәргечне кем шартлаткан?
Газүткәргечне кем шартлаткан?

Газүткәргеч торбаларының ике тармагы да башкача файдалануга ярамый һәм аны бөтенләйгә ябарга кирәк, дип белдерде Германия Иминлек хезмәте.

         Бөек Британия оборона министрлыгы «Төньяк агым» һәм «Төньяк агым-2» газүткәргечләре су асты шартлату корылмалары ярдәмендә шартлатылган, дигән фаразын белдерде.  Белдерүләренчә, миналарның моннан берничә ай яисә берничә ел элек диңгез төбенә төшерелгән булуы ихтимал.  Аннары алар су асты беспилотнигы ярдәмендә газүткәргечләр янына урнаштырылган. Британия ягы шартлаткычны Русиянең су асты көймәсе куйган дигән фаразларны кире кага. Чөнки Балтыйк диңгезе мондый су асты миссиясен үтәү өчен тирән түгел, дип аңлата.

         Газүткәргечтәге шартлауга АКШ президенты хакимиятенең кулы уйнавы мөмкин, дигән фаразын белдергән Американың билгеле журналисты һәм сәяси аналитигы Такер Карлсон. Кушма Штатлар февральдә үк Европаны газ белән тәэмин итүче магистральдән котылу ниятен белдергән. Журналист раславынча, Байден бер сүзне дә уйламыйча, очраклы әйтми.

         АКШның Ак йорттагы рәсми вәкиле Карин Жан-Пьер белдерүенчә, имеш, Америка лидеры газүткәргечне юк итәргә түгел, ә аның сафка басуын кире кагарга вәгъдә иткән.

            Русия халыкара җәмәгатьчелекне «Төньяк агым» һәм «Төньяк агым-2» газүткәргечләренә булган һөҗүмне объектив тикшерүгә чакырды.  Моның өчен Русия Федерациясе БМО Иминлек советының чираттан тыш киңәшмәсен чакырды. Утырыш 30 сентябрьдә булырга тиеш.

Фото: yakutsk.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: