Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 сентябрь 2022, 12:31

Елның иң зур киңәшмәсе

20—26 сентябрьдә Нью-Йоркта елның халыкара зур вакыйгасы — Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе атналыгы үтте.

Елның иң зур киңәшмәсе
Елның иң зур киңәшмәсе

Аның эшендә дөнья илләре җитәкчеләре катнашты. Русия делегациясен чит ил эшләре министры Сергей Лавров җитәкләде. Көн тәртибендә глобаль климат үзгәреше, азык-төлек проблемалары, Украинадагы хәрби хәрәкәтләр тикшерелде.

             Нью-Йорк зур чарага үтә җитди әзерләнгән. Аның күпкатлы мәһабәт биналарында илюминацион утлар белән Украина байрагын балкытуын искә алганда, Русия –Украина конфликтында АКШның кайсы яклы булуы күзгә ташланып торган. 21 сентябрьдә АКШ президенты Джо Байден  чыгышында Русия һәм Украинадагы хәл-вакыйгаларга тукталган.  Байден Русияне БМОның уставын һәм халыкара хокукны бозуда гаепләгән. Украинадагы вакыйгаларны «демократия белән автократияның каршы торуы» һәм бөтен дөнья «Русия агрессиясенә» каршы берләшергә тиеш дип лаф орган.  Ул шулай ук АКШ һәм тагын да 40 илнең Украинага ярдәмгә миллиардларча доллар акча бүлүен әйткән. Байден азык-төлек кризисы турында сөйләгәндә дә Русияне гаепләп чыккан. Вашингтон белән Пекин арасында киеренкелек артуын, АКШның Кытай белән салкын сугыш алып барырга теләмәвен дә билгеләгән.

            БМОның генассамблеясендә Украина президенты Владимир Зеленский видеомөрәҗәгать белән чыгыш ясаган.  Ул үзенең тынычлык формуласы белән бүлешкән. Аның планы биш пункттан тора: «Русиягә җәза бирү», финанс һәм хәрби ярдәм күрсәтү юлы белән Украинаны яклау, илнең территориаль бөтенлеген саклау, дөньяның Украина тирәсендә тупланырга хәл итүе.

            Зеленский Русиягә җәза бирү сыйфатында үзенчәлекле алым тәкъдим иткән: БМОда вето хокукыннан мәхрүм итү һәм безнең делегациянең вәкаләтләрен чикләү.

            Икенче көнне БМОның Иминлек советы утырышы үткән.  БМОның генераль секретаре Антониу Гутерриш: «Дөнья туктаусыз очсыз-кырыйсыз сугыш дәһшәтенә һәм канкоешка таба бара», — дигән хәвефен белдергән. Украинадагы хәрби хәрәкәтләрнең дөньяның башка илләренә дә йогынты ясавын, һәм үзе белән азык-төлек, энергетика һәм финанс кризисларын китереп чыгаруын билгеләгән.

             Русия исеменнән Сергей Лавров чыгыш ясаган.  Ул чыгышына бер-ике минут кала алдан керә һәм чыгышын тәмамлау белән  залдан чыгып китә. Русия делегациясе аның бу адымын ике яклы очрашуларга бәйле эш графигы тыгызлыгына бәйләп аңлаткан.

            Сергей Лавров утырышта катнашучыларның исләренә 2014 елда Киев һәм Одессадагы фаҗигале вакыйгаларны, журналистлар Олесь Бузина һәм Павел Шереметның үтерелүләре, шулай ук соңгы елларда Югары Рада тарафыннан кабул ителгән «Тел турындагы закон»нарны төшергән.  Ул шулай ук былтыр Зеленскийның үзләрен рус дип санаучыларга Русиягә күчеп китәргә тәкъдим итүен,  Украинаның хаталарын яклауда АКШны гаепләгән. Бучадагы вакыйгаларның сәхнәләштерү сыйфатына ия булуы турында әйткән. Ул шәһәр урамнарында кемнәрнең җансыз гәүдәләре ятуы турында Русиянең Украинадан исемлек соравын да җиткергән. Шулай ук Украинаның Донбасстагы рус телле халыкка кылган җинаятьләренә карата Русиянең Халыкара судка меңнәрчә мөрәҗәгать җибәрүен һәм аларның җавапсыз калуын әйткән.

            Русиягә карата катгый фикерләр яңгыратылуына карамастан, Сергей Лавров БМО киңәшмәсе кысаларында Африка, Азия, Латин Америкасы һәм Якын Көнчыгыш илләрендәге коллегалары белән 50 дән артык очрашу үткәргән.

Кыскасы, кызганычка каршы, дөньяның төп трибунасы уртак тел табып анлашуга таба түгел, үзара гаепләүләргә кайтып калган.

 

Фото: «Лента.ру» 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: