Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 сентябрь 2022, 12:38

Яшь кыз кеше сумкасын сатып алган

Ничек алай килеп чыккан?

@sashanarang
Фото:@sashanarang

Блогер кыз, Coach люкс бренды сумкасы сатып алып, аның эчендәге әйберләрне күреп таң калган.

Саша Наранг исемле блогер Тик-Токтагы видеосында чәчәк чигелгән ак сумка сатып алуын сөйли. Яшь кыз сүзләренчә, өенә кайту белән кибет аңа кеше сумкасын сатуын аңлаган. Наранг моны сумканың элекке хуҗасының әйберләрен күргәч, аңлаган.

Кдрлардан күренүенчә, сумка эчендә акчалар, водитель таныклыгы, банк карточкалары, кошелек, помада һәм башка шәхси әйберләр булган. “Эшли, без сине табарга тиеш, чөнки мин синең сумкаңны сатып алганмын бит. Әйберләреңне кайтарасым килә. Аларга кагылмаска вәгъдә итәм! Нигә соң миңа синең сумкаңны сатканнар?” – ди, аптырашта калган блогер кыз.

Нарангның ролигы тиз арада вируслыга әйләнү сәбәпле, күп тә үтми сумканың хуҗасы табыла – икенче блогер Эшли Квон. Шулай итеп, ике блогер очраша һәм Эшли үз сумкасын алып кайтып китә. Баксаң, ул букчасын ялгыш кибеттә калдырып киткән. Кибет исә сумканы сатып җибәргән. Ялгышмы икән, әллә махсусмы?

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: