Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 сентябрь 2022, 10:56

Фатиры чүп эчендә калган

Аллаһ сакласын!

giport.ru
Фото:giport.ru

Норильскида яшәүче ир чүп-чар белән тулы фатирыннан чыга алмыйча янгында үлгән. Вакыйга урынын тасвирлаучы кадрларда фатирның һәр бүлмәсендә өем-өем чүп чар таралып ята, идәндә аяк басар урын да юк.  Җиһазларда һәм стеналар кара төтенгә баткан, тәрәзәләр ватык.

Kras Mash Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, мәрхүм ир сәламәт булмаган. Җитмәсә, ул урамнан фатирга чүплектән теләсә нинди әйберләр ташыган. Ахырда фатир чүплеккә әйләнгән, торакны таракан баскан. Шул сәбәпле күршеләре шәһәр хакимиятенә әллә ничә тапкыр зарланганнар. Шул ук күршеләре сүзләренчә, 2013 елда янгында бу фатирда мәрхүмнең игезәге янып үлгән. Торак хуҗасы – бу ирләрнең әнисе. Аны еш кына вокзалда хәер сораштырып йөргән килеш күргәннәр.

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, янгын 26 сентябрьдә чыккан. 45 яшьлек ир төтенгә тончыккан.  Тикшерүчеләр янгын тәмәке тарту сәбәпле чыккандыр дигән фикердә. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: