Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
25 сентябрь 2022, 19:23

Туган көн саен – бер бала!

Мэри ике сабыен да үзенең туган көнендә тудырган.

Руфина Таҗиева Лента.ру
Фото:Руфина Таҗиева / Лента.ру

Бөек Британиядә бер  хатын туган көнендә ике тапкыр бала тапкан. Ачыграк итеп әйткәндә, ул кызларын 11 яшь аермасы белән үзенең  туган көнендә  тудырган.

Мэри Бартонга 34 яшь, 1988 елның 20 сентябрендә туган. 2011 елның 20 сентябрендә ул Лола исемле кызын тудырган. 11 елдан соң икенче кызы Кади да шул ук көнне туган. Сабый  октябрьдә дөньяга килергә тиеш  булган, ләкин срогыннан алдарак туган.

Мэриның ире Джо  “кызларыма  һәм хатыныма  бүләкләр сатып алу өчен лотереяда  саллы гына сумма отарга кала инде”  дип шаярта икән. Лола һәм Кадидан тыш,  бу парның тагын ике баласы бар.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас: