Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
25 сентябрь 2022, 20:54

Өч яшьлек малай әнисенә пистолеттан аткан

Нишләп корал бала табарлык урында булган?

103news.com
Фото:103news.com

АКШта  Көньяк Каролина штатында 3яшьлек малай өйдә тапкан пистолеттан әнисенә аткан.

Спартанберг округы шерифы хәбәр итүенчә, полицейскийлар 21 сентябрь иртәсендә чакыру буенча килгән. Хәбәрдә торак йортта ату тавышлары ишетелгән диелә. Хокук саклаучылар килүгә йортта утлы коралдан яраланган хатын, аның әнисе һәм 3 яшьлек малай булган.

Атыш корбаны – 33 яшьлек Кора Лин Буш. Аны тиз арада дәвахангә илтүгә карамастан, 2 сәгатьтән соң ул һәлак булган. Соңрак шериф  хатынның үлеме сәбәбе турында болай дигән: “нәни бала утлы корал табып алган һәм ялгыш әнисенә аткан”.

Малайның картәнисе күрсәтмәләре,  шулай ук ачыкланган дәлилләр тикшерү версиясен раслаган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: