Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 сентябрь 2022, 17:11

"Яңа йортыбызда өч көн генә яшәп калды..."

Сәламәтлекне даими кайгыртып торырга кирәк шул.

pro-dachnikov.com
Фото:pro-dachnikov.com

Шотландиянең Мотеруэлл шәһәрендә яшәүче Дэвид Хеммингс яңа өенә күченгәч, киселгән аягына инфекция эләгү сәбәпле үлгән.

54 яшьлек Хеммингс яңа өйгә күченгәч, әйберләр тулы тартмалар ташыганда аягын кискән. Берничә көннән  ир хатынына аягым нык авырта дип зарланган. “Ул авыртуны баса торган дару эчеп ятты, әмма кичке алтылар тирәсендә  уянгач, аягы һаман авырта иде, ахырда ул аягына баса алмас дәрәҗәгә җитте”, –дип искә ала Хеммингсның тол хатыны Маргарет.

Икенче көнне ирне дәваханәгә илткәннәр. Тикшеренү үткәч, Дэвидка некротик фасциит дигән диагноз куялар: аягындагы киселгән яра аша  организмга тире астындагы клетчатканы һәм тоташтыргыч тукымаларны зарарлаучы бактерияләр кергән.

“Табиблар Дэвидның хәле кискен начараюын һәм исән калмаячагын әйттеләр. Хәтта ике аягын кискән хәлдә дә ул операцияне кичерә алмас иде”, – ди Маргарет.

Ир дәваханәгә мөрәҗәгать иткән көнне үк үлгән, аны коткарып кала алмаганнар. “Яңа йортыбызда нибары өч көн яшәп калды. Ансыз безгә бик кыен булачак”, – ди тол хатын. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: