+26 °С
Болытлы
Таҗ кидерү тантанасы 2023 елның 2 июненә тәгаенләнгән. Бу исә Елизавета II тәхеткә утыруына төгәл 70 ел үткәч булачак дигән сүз. Чараны 1953 елга караганда зур булмаган колач белән билгеләмәкчеләр. Карл III Бөек Британиядәге кризисны искә алуын шулай итеп күрсәтмәкче.
Король тәхеткә утыру тантанасына төрле конфессия вәкилләрен: христиан, мөселман, яһүд, индус, будда динен тотучыларны чакырырга җыенган. Ул Кушма Корольлектә яшәүче халыклар төрлелеген шулай итеп күрсәтмәкче.
Фото: k-middleton.com