Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 сентябрь 2022, 10:04

Франция эсселек салган зыянны исәпли

Быел Франциядәге көчле корылык төзелеш секторына зур зыян салган.

Франция эсселек салган зыянны исәпли
Франция эсселек салган зыянны исәпли

. Климат проблемалары китергән мондый зыян тарихта иң зурларының берсеннән санала. 2003 елдагы төзелеш тармагына аномаль эсселек 2,12 млрд. евро күләмендә зыян салган булган. Быел килгән зыян күләме исә 2,4 млрд. еврога кадәр җитүе ихтимал диләр.
Франция террриториясендәге 54 процентка якын торак глиналы туфракта урнашкан. Озак вакытка сузылган корылык һәм аннан соң яуган койма яңгырлар туфракны урныннан кузгаткан һәм күпчелек биналарның нигезләрен җимергән. Искә төшерик: быел Франциядә аномаль эсселекнең берничә дулкыны булды - һава тепературасы 40 градуска кадәр җитте.
Июльдә Франциядә суны файдаланган өчен чикләүләр керткәннәр иде. Югары температура яшелчә-җимеш уңышына зыян салган, уңыш 35 процентка кадәр кимегән. Эссе һава урман янгыннары таралуына булышлык иткән.

Фото: pro-dachnikov.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: