Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 сентябрь 2022, 14:54

Тарихи гаделлек

Донецк һәм Луганск халык республикалары һәм Русия контрольлеге астында булган Херсон һәм Запорожье өлкәләре  Русиягә кушылу турында референдум үткәрәчәкләре турында игълан иттеләр.

Тарихи гаделлек
Тарихи гаделлек

21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Русиянең аларның карарын хуплаячагын белдерде.

Русия Иминлек советы җитәкчесе урынбасары Дмитрий Медведев Донбасстагы һәм азат ителгән башка территорияләрдәге референдум тарихи гаделлекне тергезү өчен кирәк, дип белдерде. Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин парламент ДХР белән ЛХРның Русиягә кушылу карарын хуплачак, диде.  «Бердәм Русия» партиясенең генераль советы секретаре Андрей Турчак Русия контрольлек иткән Донбасс һәм башка төбәкләрнең  кушылу турындагы референдумы күптән өлгергән мәсьәлә һәм бу территорияләрнең статусын юридик яктан ныгытырга кирәк диде.

Төбәкләрнең барысында да референдум бер үк вакытта биш көн дәвамында 23—27 сентябрьдә үтәчәк. Сәяси аналитиклар билгеләвенчә, референдумнан соң Русиягә 6 миллионга якын граждан өстәләчәк.

         Киев вакыйгага мөнәсәбәтен белдереп, референдум үткәрелсә, бу хәл Украина өчен Русия белән конфликтны көйләү турындагы сөйләшүләрдән чыгарга нигез булачак, диде.

         Төбәкләрнең бу карарына халыкара арена, һичшиксез, җавапсы калмады. Иң беренче булып Германия канцлеры Олаф Шольц ДХР, ЛХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре территорияләрендә референдум үткәрү халыкара хокукка каршы килә һәм ГФР аны танымый, диде. Франция президенты Эммануэль Макрон Донбасстагы һәм башка төбәкләрдәге референдум бернинди юридик көчкә ия булмаячак дип саный. Вашингтон шулай ук референдум нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде. НАТОның генераль секретаре Йенс Столтенберг референдумны ялган дип атады. Аның сүзләре буенча, ул легитим көчкә ия түгел.

         16 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинадагы махсус операциянең төп максатларына ирешү буенча эш дәвам итә, аның планы үзгәртелмәячәк, диде. «Төп максат — Донбассның бөтен территориясен азат итү. Украина армиясенең контрһөҗүменә карамастан, бу эш дәвам итә»,— дип белдерде.

         Быел 24 февральдә Украинада махсус операция башлау турында игълан иткәндә Русия президенты аны илне коралсызландыру һәм милләтчеләрдән тазарту өчен кирәк дип билгеләде. Ул шулай ук Русиянең операциянең барлык максатын үтәячәген белдерде. Русиянең махсус операциясен Украина һөҗүм дип атады һәм, хәрби положение кертеп, Мәскәү белән дипломатик бәйләнешләрен өзде.

Фото: zanmsk.ru

        

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: