Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 сентябрь , 13:43

Пистолет салынган сумкасын оныткан

Алай ярамый шул. 

ufa-town.ru
Фото:ufa-town.ru

Туймазыда коралы салынган сумкасын  югалткан кешене җаваплылыкка тарттырганнар.

Росгвардиянең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Ленин урамында урнашкан пиццериядә каравыл төймәсенә басканнар. Вакыйга урынына килгән хезмәткәрләрне бинаны җыештыручы кассир каршылаган. Росгвардия хезмәткәрләрен ул чакырган булып чыккан. Кассир сөйләвенчә, өстәл утыргычларының берсендә ул ир-ат сумкасына тап булган. Эчендә – пистолет. Экспертиза вакытында Росгвардия тиз арада коралның травматик категориягә каравын ачыклаган. Ул 29 яшьлек иргә теркәлгән. Күп тә үтми корал хуҗасы пиццериягә килеп җиткән.
Сумкасын аңа кайтарганнар, ә менә пистолет лицензиясе белән хушлашырга туры килгән. Чөнки иргә административ хокук бозу өчен протокол төзегәннәр. Бу хокук бозу очрагы өчен корал  хуҗасы аны йөртү хокукыннан  бер елга мәхрүм ителә.  

Чыганак: newsbash.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в