Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 сентябрь 2022, 15:00

Килешсез ялган

РФ чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Америка президенты Джо Байденның БМОның генераль ассамблеясендә нотык тотканда, Владимир Путинның, имеш, атом-төш коралы турындагы сүзләрен яңгыратуын «килешсез» дип атады.

Килешсез ялган
Килешсез ялган

«Без, һәрвакыттагыча, Байден әйткән сүзләрне тикшерә башладык. Байден әйтте, ә Русия президенты андый сүзләр әйтмәде»,—дип, Захарова мондый позициянең  пропаганда рухында булуын ассызыклады.

            Байден БМОның Генераль ассамблеясендә чыгыш ясаганда, янәсе АКШта Путинның сүзләрендә Европа адресына янау һәм атом-төш коралын таратмау режимын бозу куркынычын күрәләр, дип белдергән. 21 сентябрьдә Русия лидеры АКШ, Бөек Британия һәм Евросоюз Украинаны хәрби хәрәкәтләрне Русия территориясенә күчерүгә этәрәләр дип белдерде.  Ул кайбер дәүләт вәкилләре Русиягә каршы атом-төш коралын куллану ихтималы турында сөйли башлады да инде дип, Көнбатыш ягыннан атом-төш шантажы да кулланыла башлавын ассызыклады. Шул ук вакытта Путин РФның төрле юк итү чараларына ия булуын искә төшерде.

            Бөек Британиянең яңа премьер-министры Лиз Трасс 24 августта чит ил эшләре министры вазифасында булган чагында, премьер-министр булгач, кирәк булган очракта атом-төш коралын кулланырга әзер булуын белдергән иде.

            22 августта БМОның генераль секретаре Антониу Гутерриш  соңгы дистә еллар эчендә атом-төш конфликты аеруча куркыныч төс алды, дип белдерде.  Атом-төш коралына ия булучы илләр аны беренче булып кулланмау турында йөкләмә алырга тиешләр дип саный ул.

 

Фото:ru.armeniasputnik.am

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: