Министрлык белдерүенчә, товар запаслары даими тулыландырылып тора. «Төбәкләрдә аерым товарлар булмау очраклары күзәтелми», ди ул. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы социаль әһәмияткә ия булган бөтен товарларны даими нигездә тикшереп-күзәтеп тора. Моннан тыш, тышкы катлаулы шартларга оператив җавап бирү системасы көйләнгән, сәүдә челтәрләре кибет һәм келәтләрдә беренче кирәк-ярак товарлар запасын тутырып торалар.
Министрлык ел ахырына кадәр азык-төлек инфляциясе ихтималлыгын бәяләп, азык-төлек хаклары кискен артмаячагына ышанычын белдерә. Инфляциягә каршы чаралар кабул ителә башлады, диләр.