Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 сентябрь , 14:19

Байденга ни булган?

АКШ президенты Джо Байден властька килгәч тә үзенең мәзәк һәм сәер кыланышлары белән аптырата башлаган иде.

Байденга ни булган?
Байденга ни булган?

Йә ул сорауларны дөрес аңлый алмый, йә, абына, йә сөрлегә…

         Шушы көннәрдә ул тагын үзен сәер тоткан. Нью-Йоркта СПИД, туберкулез, малярия һәм сәламәтлек саклауның башка глобаль мәсьәләләренә багышланган конференциядә чыгыш ясаганнан соң, сәхнәдән чыгу юлын таба алмый интеккән. Чыгышын тәмамлагач чыгу ягына юнәлгән, тик кирегә бара башлаган.

         Бу хәлгә кадәр Бөек Британия королевасы ЕлизаветаII соңгы юлга озаткандагы кыланышы белән тагын кешеләрне аптыраткан.  Хушлашу чарасына ул зур лимузинда һәм күтәренке кәефтә килгән. Королева белән хушлашу урыны итеп билгеләнгән Вестминстер аббатлыгына кергәндә  ул гел елмайган һәм көлгән.

         Август аенда ул өч секундтан сенатор белән күрешүен оныткан.  Быел Байденның журналистларга якынайганда велосипедтан егылуы да киң «авыз чайкауга» дучар ителде.  .

         8 июньдә Республикачылар партиясеннән президентлыкка экс-кандидат Бен Карсон Байденның акылын шик астына куйган.  Ул көчле һәм нәтиҗәле эшләүче җитәкчелек АКШ өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен кирәк дигән.

         Джо Байденга 79 яшь.  Ул — Америка тарихында иң карт президент.  Ул 2024 елда үтәчәк президент сайлауларында катнашачагы турында белдергән.

Фото: stolica-s.su

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас в