

Австралиянең көнбатышында урнашкан Тасмания штаты ярында 200 гриндага (кара дельфинга) тап булганнар.
Тасманиянең Кыргый табигать һәм парклар хезмәте мәгълүматлары буенча, башта дельфиннар исән булган. Яр буена белгечләр җыелган. Алар бу хәлнең барлыкка килү сәәпләрен ачыклый.
Китлар һәм дельфиннарның күпләп ярга чыгулары дистәләрчә еллар дәвамында галимнәрне аптырата. Тасмания ярларында да бу инде беренче очрак түгел. 19 сентябрьдә, мәсәлән, ярга 14 кашалот үзләрен үзләрен ярга ташлаган, алар барысы да һәлак булган. 2020 елда утрау штатының пляжларында 270кә якын кара дельфиннарга тап булганнар, аларның бераз өлешен коткара алганнар.
Гриндалар – дельфиннар гаиләлегенә кергән имезүчеләр. Аларның озынлыклары 3,6 метрдан алып 8,5 метрга кадәр тәшкил итә. Уртача авырлыклары – 800 кг.
Чыганак: lenta.ru