Дөньяда ниләр бар?
19 сентябрь 2022, 18:48

Трамвай кондукторы ДЦП диагнозлы баланы мыскыл иткән

Мәрхәмәтлерәк һәм шәфкатьлерәк булыйкчы, кешеләр...

Олег Яровиков.   bashinform.ruОлег Яровиков.   bashinform.ru
Фото:Олег Яровиков. / bashinform.ru

Уфада яшәүче хатын трамвай кондукторына зарланган. Ана кеше сөйләвенчә, 13 сентябрь көнне ул 5нче санлы трамвайда китеп барган. Аның инвалид кызы трамвай туктаган вакытта егылып китмәс өчен бер генә минутка дигәндәй кондуктор урынына утырып торган.

“Кондуктор аңа торсын, урынымны пычратмасын дип кычкыра башлады, ә бит бу трамвай пассажирлары өчен тәгаенләнгән гади урын иде. Баланың өс киеме пөхтә  иде. Бала адресына шулкадәр күп ямьсез сүзләр ишетергә туры килде, ул сүзләрне санап та бетерерлек түгел. Аның мыскыллауларын “Үзәк базар” тукталышында  төшеп калганчы ирексездән тыңларга туры килде”, – ди хәбәр авторы.

Уфаның электр транспорты идарәсендә бу хәлне тикшерәчәкбез дип белдерәләр.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас