

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында җинаять эшләрен макулатурага тапшырган полицейскийларга карата эчке тикшерү үткәргәннәр. Хокук саклау органнарында эшләүче өч хезмәткәрне эштән азат итәчәкләр.
Хәл болай булган. Быел июльдә башкаланың 3 санлы полиция бүлеге тикшерү подразделениесенең җитәкчесе срогы чыгу сәбәпле туктатылган һәм архивта сакланган җинаять эшләрен юкка чыгару тәртибен бозган. Актлар әзерләп, ул мондый сораулар белән шөгыльләнергә вәкаләтләре булмаган хезмәткәрләренә документларны юк итәргә йөкләмә биргән. Бу эшне ул контрольдә тотмаган. Тыл подразделениесенең ике хезмәткәре материалларны юкка чыгармаган, алар аны макулатурага тапшырган. Соңыннан ике мең (!) җинаять эшен илдән читкә чыгарырга маташканнар. Документларны Русия һәм Үзбәкстан чигендә йөк машинасында тапканнар.
3 санлы полиция бүлеге хезмәткәрләренә карата тикшерү эше үткәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча алар эчке эшләр органнарыннан кире нигезләмә буенча азат ителәчәк һәм тиешле җәза алачак”, – диләр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru