

АКШның Майами шәһәрендә ата кеше яңа туган малаена 2,8 млн долларлык (168,3 миллион сум) яхта һәм 34,6 мең долларга (2 миллион сум) кием алган.
51 яшьлек Барри Дрюитт-Барлоу балаларына иң яхшысын бирергә омтылуын сөйли. Яңа туган малае Ромеодан тыш, ул ике яшьлек Валентинаны үстерә һәм аны принцесса дип йөртә. “Валентина нәрсә тели – шуңа ия була. Аның шәхси пешекчесе, зур уен бүлмәсе, бихисап гаджетлары, уенчыклары, нянясы һәм аны көн буена карап торучы йорт персоналы бар. Алар арасында көн саен кызымның чәчләрен матур итеп җыючы чәчтараш та бар”, – ди бәхетле әти.
Бай ирнең Флорида штатында сарай кадәр зур йорты бар, тиздән Бөекбританиядә дә шундый сарай барлыкка киләчәк. Ата кеше сүзләре буенча, Валентинаның караваты гына 38 мең фунт стерлингка (2,6 миллион сум) төшкән, ә Ромео бүлмәсе әле җиһазландырылмаган. Шулай да малай исеменә банк исәбе ачылган, исәпкә 2 миллион фунт стерлинг (137 миллион сум) акча салган.
Барлоу еш кына башкаларда көнчеллек хисе сизәм, ди. Ир хәтта бу сәбәпле депрессиягә дә бирелгән булган. “Безнең сезгә яисә гаиләгезгә бер зыяныбыз да тими бит, кешеләр өчен шатлана белегез. Аз булса да ярату хисен күрсәтә белегез. Үз тормышыгыз белән яшәгез, кешеләр өчен сөенә белегез, гомер бик кыска бит! Кемнеңдер тормышында бар да яхшы булса, мин аның өчен шатланам гына”, – ди Барлоу.
Чыганак: lenta.ru