

Омскида яшәүче Камила Адамсон шәһәр советына депутат булып сайланган Анна С. –ны төнлә исерек килеш фатирдан куып чыгару белән янауда гаепли.
Mash Siberia Telegram-каналына сөйләвенчә, Камила Адамсон Анна С. белән 12 июньдә конфликтка керә. Ул көнне чиновник хатынга күршесенең йорт ихатасында машинасын парковкага куюы ошамый. Ул Адамсонның юлына каршы чыга да, “чурка”, “понаехала” дип котырына башлый. Моны күзәтү камералары да теркәгән. “Минем кулымда бала бит, күрмисезмени?” – димен аңа. Ул исә миңа аты-юлы белән сүгенде. Ярый әле күрше булды, ул бу талашны хәл итте”, – ди яртылаш үзбәк милләтеннән булган хатын.
11 сентябрь көнне Анна С. шәһәр советына сайлауларда җиңгән. Адамсон сүзләре буенча, 12 сентябрь төнендә чиновник хатын коллегасы белән бергә аның фатиры ишеген дөмбәсли башлый. Депутат Адамсонны балалары белән куып чыгарам дип куркыта. Икенче көнне бу хәл тагын кабатлана. Конфликтны хәл итәргә килгән участковый түрә хатыннан бер аңлаешлы җавап ишетә алмый, чөнки ул исерек була.
Ә бит депутатлар турында еш кына “аларны халык сайлады”, “депутатлар халыкка якын” яисә “халыкка якын булырга тиеш” дип сөйләргә яраталар. Бу очракта инде, күрүебезчә, түрә хатын прастуй үзбәк хатыныннан (аның Русия гражданлыгы бар. – Авт.) нишләптер би-и-и-к ерак булырга тели.
Чыганак: lenta.ru