

Австралиядә йөк ташу судносында табылган күсе тулы бер утрауны ризыксыз калдырган.
Материкның Лорд-Хау вулкан утравы өчен газ һәм ризык запаслары төялгән судно юлга чыгарга тиеш булган. Әмма бортта күсене ачыклау сәбәпле, суднога портта 7 көнлек карантинга калырга туры килгән. Мондый катгый чаралар утрауга кимерүчеләр эләкмәсен өчен таләп ителгән.
Яңа Көньяк Уэльс хөкүмәте 2019 елдан алып Лорд-Хау утравында кимерүчеләр белән көрәш программасын тормышка ашыра. Аның ярдәмендә властьлар уникаль кыргый табигатьне һәм бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән битөрлелекне саклап калырга өметләнә.
Судно ташыган ризыкка азык-төлек кибетләре ассортименты гына түгел, җирле кафе, күмәчханәләр һәм остаханәләр эше дә бәйе. Утрауда яшәүчеләр ризыксыз калмасын өчен Лорд-Хауга ашыгыч рәвештә йөк илтүне Австралия корольлегенең хәрби-хава көчләренә йөкләгәннәр. Утрауга самолет бүген, 16 сентябрьдә килер дип вәгъдә иткәннәр.
Чыганак: lenta.ru