

Владивостокта автобус пассажиры һәм водитель урамда якалашып киткәннәр. Ахырда икесе дә дәваханәгә эләккән.
“Восток-Медиа” хәбәр итүенчә, җәнҗал сәбәбе - пассажирның юл хакын түләмәве. Яшь егет автобустан йөгереп чыккан, ачуы килгән водитель "куян"ны куа киткән, әмма пассажир аның йөзенә баллончиктан газ сиптергән.
Водительгә ярдәмгә ашыккан кешеләр баллончикны тартып алмакчы була. Әмма вакыйга урынына килгән медиклар ирләрнең икесен дә дәваханәгә алып китә. Анда ярдәм күрсәткәч, автобус водителе үзаллы хастаханәдән кайтып китә. Пассажирның хәле турында билгесез.
Транспорт компаниясе тикшерү башлаган.
Башкарган эшең өчен тиешле түләүне алмасаң, кәеф кырыла инде ул анысы. Шуңа әрсез пассажирларга ачулары кабарган водительләрне аңлап та була кебек...
Чыганак: lenta.ru