+21 °С
Болытлы


Сербия президенты Александр ВУЧИЧ ил парламентының махсус утырышында җитди белдерү ясаган. Ул Европаны гаять авыр кыш көтүе турында борчылуын белдергән.
«Кешеләрнең алдагы 6,5 айның — 31 мартка кадәр — Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң бөтен Европа өчен иң авыры булачагын белеп торуларын телим… Һәрхәлдә бу ел Сербия һәм Сербия халкы өчен 1945 елдан алып әлеге вакытның иң катлаулы елларының берсе булачак»,—дигән Сербия президенты.