Дөньяда ниләр бар?
15 сентябрь 2022, 09:45

Сәмәркандта зур саммит бара

15—16 сентябрьдә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә ШОС саммиты эшли. 

Сәмәркандта зур саммит бараСәмәркандта зур саммит бара
Сәмәркандта зур саммит бара

Аның эшендә Шанхай хезмәттәшлек оешмасында әгъза булып торган барлык илләрнең җитәкчеләре катнаша.

         Русия президенты Владимир Путин соңгы өч ел эчендә беренче тапкыр дәүләт башлыклары советы киңәшмәсендә шәхсән рәвештә катнаша.

         Владимир Путин чара кысаларында Кыргызстан җитәкчесе Садыр Жаппаров, Төрекмәнстан президенты Сердар Бердымөхәммәтов, Үзбәкстан лидеры Шәфкать Мирзиеев, Иран президенты Ибраһим Раиси, Пакистан премьер-министры Шаһбаз Шәриф , КХР рәисе Си Цзиньпин белән очрашачак. Моннан тыш, ул Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди һәм Әзербайҗан президенты Илһам Алиев белән очрашып, ике яклы сөйләшүләр алып барачак.

Мәгълүм булуынча, Балкан илләре Рәҗәп Эрдоганнан Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда илләренә газ җибәрү мәсьәләсен тикшерүне сораганнар иде.

ШОС советы киңәшмәсендә Русия президенты оешма каршына куелган мәсьәләләр һәм аның эшчәнлеген тагын да яхшырту буенча күзаллаулары һәм тәкъдимнәре белән бүлешәчәк.

         Владимир Путинның Си Цзиньпин белән очрашуы аерым зур мәгънәгә ия. Алар күзгә-күз карашып Украинадагы хәл-вакыйгалар турында сөйләшәчәк.

         Саммит эшенең беренче көнендә Иран ШОСка керү турындагы меморандумга кул куйды. Иран экспертлары илнең ШОСка керүе аның халыкара элемтәләренә зур йогынты ясаячак дип саный.

         Билгеле булуынча, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы 2001 елда төзелде.  Русия, Кытай, Һиндстан, Пакистан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Кыргызстан аның даими әгъзалары. Әфганстан, Белоруссия һәм Монголия күзәтче статусына ия. Партнер-илләр: Әзербайҗан, Әрмәнстан, Камбоджа, Непаль, Төркия һәм Шри-Ланка. Әйткәндәй, ШОСка кушылырга теләк белдерүче илләр дә бар. Алар арасында: Сүрия, Гарәп Әмирлекләре, Катар һ.б.-лар.

Фото: sedoy-politolog.livejournal.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас