Дөньяда ниләр бар?
15 сентябрь 2022, 09:08

Кем-кемгә тиештер бит әле?

Польшаның «Хокук һәм гаделлек» партиясе җитәкчесе Ярослав Качиньский Русиядән репарация алу мөмкинлеген тормышка ашмастай булуын таныган.

Кем-кемгә тиештер бит әле?Кем-кемгә тиештер бит әле?
Кем-кемгә тиештер бит әле?

Бу белдерүгә кадәр Польша властьлары икенче Бөтендөнья сугышында китергән зыяны өчен Германиядән 6,2 миллион злота (1,3 трлн. долларга якын) репарация таләп итәчәген белдергән иде.  Шул уку вакытта Польша сәясәтчеләре Германиядән генә түгел, Русиядән дә репарация алырга өметләре барлыгын белдерүдән бушамый.  Берничә ел элек Качиньский Берлин сыман Мәскәү дә Варшавага Икенче Бөтендөнья сугышында салган зыян өчен компенсация түләргә тиеш дигән иде. Аның фикерен байтак кына поляк сәясәтчеләре хуплады.

Бүгенге заман сәясәтчеләрнең мондый оятсыз белдерүләре Европаны фашизмнан коткарган ата-бабаларыбызны мыскыл итү булып яңгырый.

Польшаны фашизм коллыгыннан коткарганда безнең илнең ярты миллионга якын, төгәлрәк әйткәндә, 480 меңгә якын солдаты башын салды. Алар өчен кем түләр? Азатлыкның хакы күпме? Европаның тар карашлы сәясәтчеләренең үзләренә шундый сораулар бирә белмәүләре гаҗәп.

 

Фото: vladivostok.bezformata.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас