

Әрмәнстан конфликт барышында 49 хәрбиенең һәлак булуын белдерде. Вакыйгалар кискенләшеп китүендә яклар бер-берсен гаепләде. Таң атуга атышны туктату буенча килешүгә ирешкәннәр.
Провокация килеп чыгуында Әзербайҗан Әрмәнстанны гаепли, ләкин бу ялган мәгълүмат, дип белдерде Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян.
Федерация Советының халыкара комитеты җитәкчесе Григорий Карасин белдерүенчә, конфликтны хәл итүгә Русия тырышлыгы белән ирешелгән. Ереван Русиядән һәм ОДКБдан (коллектив хәвефсезлек килешүе оешмасы) ярдәм сораган.