

Ил халкы саны икеләтә кимүе мөмкин дип чаң кага экспертлар.
Бу дәүләттә халык саны кимүе 2018 елдан ныклап күзәтелә башлаган. Моңа сәбәпләр бар. Төп сәбәпләрнең берсе — бала туганнан соң ата-ана чыгымнарының кискен артуы. Чөнки, дөньяның башка илләренә караганда, Көньяк Корея гаиләсендә баланың киләчәге өчен ифрат күп акча салына. Бу исемлектә аңардан соң Тайвань һәм Португалия тора.
Мәсәлән, былтыр урта һәм югары мәктәпнең һәр укучысы өчен Корея гаиләләре 6 мең долларга якын (358,2 мең сум) акча сарыф иткән. Колледжда яисә университетта укыган очракта баланың ата-анасының алты еллык хезмәт хакы тулаем тотыныла икән.
Күчемсез милек бәяләренең югары булуы, аз социаль ярдәм күрсәтелүе һәм декреттан соң эшкә урнашып булмау да Көньяк Кореядә бала тудыруга аяк чалучы сәбәпләр. Тикшеренүләргә ярашлы, дөньяның алга киткән башка илләре белән чагыштырганда бу дәүләттә вакытлыча эшкә урнашкан 55—64 яшьлек хатын-кызлар саны күбрәк. Моннан тыш, хезмәт баскычы буйлап үрләүгә өмете булган гүзәл затлар бер генә бала таба.
Бер үк вакытта Русиядә дә туу тизлеге кими. 2022 елның беренче ярты елында бу күрсәткеч 6,3 процентка түбән төшкән.