

Кытайның төньяк-көнчыгышында урнашкан Хэйлунцзян провинциясендә Ху исемле ир ялгыш очып киткән шардан ике көн төшә алмый җәфаланган.
Бу хәл 4 сентябрьдә булган. Ху иптәше белән бергә махсус шарда кедр чикләвеге җыйганнар. Кинәт бәйләнеп куелган шар сүтелеп киткән һәм һавага күтәрелгән. Иптәше җиргә сикереп өлгергән, ә Ху өлгермәгән, кәрзиндә калган.
Икенче көнне коткаручылар Ху белән мобиль телефон аша элемтәгә чыккан. Алар ничек итеп шардан акрын гына һаваны чыгарып, хәвефсез җиргә төшәргә икәнен аңлаткан
Тик тагын бер көннән генә ир исән-имин җиргә төшү бәхетенә ия була. Бу вакыт эчендә шар 320 км ара үткән. Ул Русиядән ерак түгел, Кытайның Фанчжэн өязендә җиргә төшеп утырган.
Иргә әллә ни зыян килмәгән, бары тик биле авыртуга гына зарланган. Бу авыртулар да шар эчендә гел басып торганга барлыкка килгәндер дип фаразлый табиблар.
Чыганак: lenta.ru