

Көнбатыш Австралиянең Редмонд шәһәрендә көнгерәне кулга ияләштерергә теләгән өлкән яшьтәге ир шул җәнлектән һәлак булган.
Туганнары 77 яшьлек ирне авыр хәлдә табып ала һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Көнгерә медикларны үзенең корбанына якын китерми, шуңа алар полиция чакырта. Вакыйга урынына килгән полицейскийлар аптыраганнан котырынган җәнлекне атып үтерә.
Кызганычка каршы, ир үлә. “Полиция фикеренчә, бу көнгерә өй шартларында асралган кыргый җәнлек булган”, – дип белдерә хокук саклау органнары вәкиле. Нишләптер кешеләр еш кына кыргый җәнлекләрне ияләштерергә тырыша, алар белән хәтта бергә бер йортта, фатирда яши. Ә бит аларның табигый инстинктлары кайчан да булса үзенекен итәргә мөмкин. Шуңа елан – чагарга, бүре – тешләргә, аю – һөҗүм итәргә, көнгерә менә шулай кешене таларга мөмкин. Кайчакта кешеләр үзләренең көченә артык ышана, “мин булдырам!” ди, ә бәлки, табигатькә каршы барырга кирәкмидер?..
Чыганак: lenta.ru