

Лондонда @theblessedequestrian исемле TikTok кулланучысы атта “МакАвто”га килгән һәм 100 тавык наггетсларына заказ ясаган. Бу хәл видеога эләккән.
Ир видеоязманы социаль челтәрләрендә урнаштырган. Кадрлардан күренүенчә, атка атланган ир “Макдоналдс”ның махсус тәрәзәчегенә килеп заказ ясый. Бераздан янәшәдәге тәрәзәдән наггетслар тутырылган зур сумканы ала.
“Юлдан соң ачыктык та, мин 100 наггетска заказ ясарга булдым”, – дип аңлата видео авторы. Ролик тиз арада вируслыга әйләнә һәм 1,6 миллионнан артык караулар җыя.
Комментарийларда ирнең транспортына аптыраганнар. “Атыңны сыйладыңмы соң?” – дип сораган берәү. “Минем атым талымлы шул, әмма кесәмдә аның өчен тәмлекәчләр бар иде”, – ди ул.
Атны мактаучылар да булган. “Искитмәле ат бу”, – дигән кемдер. “Бик матур ат”, – дигән бер кулланучы. Икенче бер комментаторның “Бу транспорт чарасында ничә ат көче бар икән?” – соравына: “Бер ат көче”, – дигән тагын бер кулланучы.
Чыганак: lenta.ru