

Казахстан башкаласының атамасын Астанага үзгәртү ил президенты Касым-Жомарт Токаев ризалыгыннан конституция законы проектына кертелгән.
“Президент депутатларның бу башлангычыннан хәбәрдар. Депутатлар исә үз чиратында халык белән очрашулар вакытында еш кына шундый тәкъдимнәр ишетеп, референдум вакытында да гражданнарның бу сорауга кагылышлы мөрәҗәгатьләре күп булуны исәпкә алып бу карарны кабул итте”, – ди ил президентының матбугат сәркатибе Руслан Желдибай.
Әмма Токаев фикеренчә, Казахстанның беренче президенты Нурсолтан Назарбаев хөрмәтенә аның исеме кушылган башка объектлар үз атамаларын сакларга тиеш, дип саный.
2019 елда Токаев Астананы Нур-Солтанга алмаштыру башлангычы белән чыгып, тиешле указга кул куйган иде. Ул 30 ел буе дәүләтне җитәкләгән Нурсолтан Назарбаев исемен мәңгеләштереп, Казахстан башкаласын аның хөрмәтенә кушарга тәкъдим иткән иде.
Чыганак: lenta.ru