Дөньяда ниләр бар?
11 сентябрь 2022, 18:37

Королева үлеме турында бал кортларына пышылдаганнар

Менә сиңа мә!

blog.sviymed.comblog.sviymed.com
Фото:blog.sviymed.com

Бөекбританиядә күп гасырлар яшәп килгән йоланы башкарганнар: мәрхүм королева резиденциясендәге умарталыктагы бал кортларына Елизавета II үлеме турында хәбәр иткәннәр. Йоланы 79 яшьлек умартачы Джон Чаппл башкарган.

Йоланы башкару алдыннан умарталарга кара матәм тасмалары кидерелгән. Джон Чаппл бөҗәкләргә королеваның гүр иясе булуы турында пышылдап сөйләгән һәм хәзер кортларның яңа хуҗасы принц Чарльз, ягъни Карл III (принц Чарльз үзенә шундый исем алды) дигән.

Бал кортлары белән сөйләшү –  Европа илләрендәге борынгы гореф-гадәт: бөҗәкләргә аларның хуҗалары турында туу, никахлашу һәм үлем кебек мөһим яңалыкларны хәбәр итәләр. Йола электән килгән хорафатка нигезләнгән. Әгәр бал кортларына хуҗасы үлеме турында хәбәр итмәсәң, алар бал бирми башларга яисә бөтенләй үләргә мөмкин дигән ышану бар.

Бөекбритания королевасы Елизавета II 8 сентябрьдә үлде. Британиядә бу уңайдан 10 көнлек гомуммилли матәм игълан ителгән.  Королеваның өлкән улы принц Чарльз (ул үзенә Карл III исемен алган) тәхет варисы  булды. Аны кичә, 10 сентябрьдә, рәсми рәвештә король дип игълан иттеләр.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас