

Австралиянең Лонсестон шәһәрендә 4 яшьлек малай ашыгыч ярдәм чакыртырга өйрәнгән һәм шул рәвешле әнисен үлемнән коткарган.
Венди Кокер сөйләвенчә, ул еш өянәкләргә дучар. Бу өянәкләр аркасында ул һушын югалта ала. Шуңа күрә ул үзенең 4 яшьлек улы Монтины ашыгыч ярдәм чакыртырга өйрәткән. Хәле начарайса, телефонда 000 (Австралиядә коткаручыларны чакырту номеры) саннарын җыярга кирәк, дип аңлаткан ул.
Бер көннән соң хатынның чираттагы өянәге башланган, һәм ул һушын югалткан. “Мин үземне начар хис иттем, иремә шалтыратып карадым, әмма ул трубканы алмады. Күп тә үтми Монти ашыгыч ярдәм чакыртты, аннан соң мин берни хәтерләмим”, – дип сөйли хатын. Бала, коткару хезмәтенә шалтыратып, операторга әнисе егылуын әйткән. Шунда ук малай аңа 4 яшь икәнен дә әйткән, этләре таныш түгел кешеләргә өрүен дә өстәгән.
Кокер һушна килгәндә, аңа ярдәм күрсәтеп маташканнар. Әнисен коткарганы өчен малайга почет грамотасы тапшырганнар. “Улымның картәнисе килде дә, кая монда супергерой дип сорады. Улым Монти исә: “Мин супергерой түгел, мин гади герой”, – дип әйтте”, – ана кеше улы турында горурланып сөйли.
Медик Даниэль Мастерс сөйләвенчә, малай стресс ситуациясендә югалып калмаган. “Өйгә кергәч, кечкенә Монтины күрдек. Ул безне каршылады һәм идәндә яткан әнисе янына озатты”, – ди табиб. Малай медикларның сорауларына җавап биргән һәм нәрсә булганлыгын тәфсилләп сөйләп биргән. 15 ел эчендә 4 яшьлек баланың ашыгыч ярдәм чакыртуын тәүге тапкыр күрәм, дигән медик.
Чыганак: lenta.ru