Дөньяда ниләр бар?
9 сентябрь 2022, 13:46

Кондуктор пассажирның итәгенә утырган

Соңгы арада барысы да артык нервлы бугай...

pdmnews.rupdmnews.ru
Фото:pdmnews.ru

Пермьдә шәһәр автобусларының берсендә  кондуктор пассажир хатын өстенә утыра, соңрак аны транспорттан куа башлый.

Бу хәл кичә, 8 сентябрь кичендә булган. Телеграм-каналларда таралган видео кадрларыннан кондукторның пассажир хатын итәгендә утырган килеш кычкырып бәхәсләшүе ишетелә. Бераздан ул торып баса һәм хатынны салоннан куа башлый. Кондуктор сүзләренчә, ул моны “пассажир хатынның мыскыллы карашы аркасында” эшләгән.

“Ычкыныгыз моннан! Ничек туктатырга соң сезне?” –  дип, кондуктор башта  пассажир хатынга, соңрак видео төшерүчегә  кычкыра.

Шәһәрнең транспорт департаментында хезмәткәрнең үзен шулай тотуы коточкыч хәл дип белдергәннәр. Ташучыга кондукторга карата чаралар күрү йөкләмәсе юнәлтелгән.

“Транспорт департаменты бу хәлне контрольдә тотачак. Ташучы пассажирларга карата мондый мөгамәлә булмаска тиешлеге турында кондукторлары белән инструктаж үткәрәчәк”, – диләр ведомствода. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас