Дөньяда ниләр бар?
8 Сентября 2022, 17:08

Мэрлыкка кандидат шәһәрләрне бутаган

Кайсы шәһәр башлыгы булып сайланасын онытты микәнни?

sgnorilsk.rusgnorilsk.ru
Фото:sgnorilsk.ru

Красноярск шәһәре советы депутатлары алдында чыгыш ясаганда шәһәр мэрына кандидат Егор Бочаров Красноярск крае башкаласын Новосибирск өлкәсе башкаласы белән бутаган. Һәм Новосибирск үсеше буенча планнары хакында сөйләгән. Бочаров чыгышының видеосы Телеграм-каналларда таралган.

Бочаров берничә мәртәбә Новосибирскиның социаль-икътисади өлкәсен, ягъни бу шәһәрнең мәгълүмати җәмгыятен үстерү планнары турында  әйтеп үткән. Кандидат чыгышыннан соң аның бу хатасына докладны тыңлаучы  комиссия әгъзалары игътибар иткән. 

“Сезнең монда Новосибирск турында сүз бара, ике тапкыр бу шәһәрне искә аласыз”, – ди депутат һәм Бочаров моңа кадәр Новосибирск башлыгы булып   сайланырга теләмәдеме икән дип тә өсти.

Мэрлыкка кандидат тәүдә комиссия әгъзасы соравын ишетми, аннары үзенең хаталануында ярдәмчеләрем гаепле дип аклана. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас