Дөньяда ниләр бар?
8 сентябрь 2022, 16:05

Үлгәч, гәүдәсен органнарга тапшырырга булганнар

Әмма  хушлашырга җыелган туганнары мәетнең аягы селкенүен күргән...

gazeta-n1.rugazeta-n1.ru
Фото:gazeta-n1.ru

АКШта яшәүче бер ирнең туганнары, ул үлгәч, гәүдәсен органнарга тапшырырга карар иткәннәр.
37 яшьлек Райан Марлоу, листерия бактерияләре белән зарарланып, ике атна дәваханәдә яткан. Инфекция сәбәпле аның баш миенә шеш үскән. Пациент хәле көннән-көн начарая һәм көннәрдән-беркөнне табиб аның баш мие үлде дип белдерә.
Ирнең гаиләсе аның гәүдәсен төрле органнар көтеп ятучы донорларга корбан итәргә ризалашкан. Мәрхүмнең йөрәге, үпкәләре һәм бавырын күчереп утыртыр өчен авырулар табылганчы табиблар Марлоуны махсус система ярдәмендә “яшәтеп” торачакбыз дип вәгъдә иткәннәр.
Марлоуның койкасы янында хушлашыр өчен җыелган туганнары кинәт аның аягын селкетүен күрәләр. Компьютер томограммасы да баш мие активлыгын күрсәтә. Марлоуның хатыны Меган сүзләре буенча, тиздән аны органнарын алыр өчен операция бүлмәсенә алып китәргә тиеш булганнар. “Мин шәфкать туташына тиз генә барын да туктатырга боердым”, – дип исенә төшерә хатын.
Гомумән мондый хәлләр бик сирәк теркәлә икән. Шуңа да табиблар җыйган консилиумда хата киткән дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Ир әле булса исән, әмма хәле авыр дип бәяләнә, ул бик тирән комада. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас