Дөньяда ниләр бар?
8 сентябрь 2022, 08:03

Кесарев кисеме ясаган, әмма баланы таптырмаган

Шулай да була икән...

Stewart Goldstein / Globallookpress.comStewart Goldstein / Globallookpress.com
Фото:Stewart Goldstein / Globallookpress.com

Һиндстанның Ассам штатында гинеколог йөкле хатынга срогыннан алда кесарев кисеме ясаган, әмма баланың җитлекмәгәнен күргәч, аны таптырмыйча, кисемне кире тегеп куйган.

Авырлы хатынның хәле начарайгач, аны дәваханәгә алып киләләр. Ике көн дәвамында күзәткәч, табиб, алдан УЗИ үткәрмичә, аңа кесарев кисеме ясарга карар итә. Баланың 3 ай ярымнан соң гына дөньяга килергә тиеш икәнлеген белсә дә. Туасы сабыйның үтә җитлекмәгәнен күргән табиб, балага тимичә,  кисемне яңадан тегеп куя.

Табиб булачак ананың гаиләсеннән бу очрак хакында беркемгә сөйләмәүләрен үтенә. Әмма бу хәлне яшереп калып булмый. Дәваханәдән чыккач, хатынның хәле янә начарая, шулай итеп, “кесарев кисеме” турында туганнар һәм күршеләр белеп кала. Һәм күп санлы туганнары тикшерү үткәрүне үтенгән. Моның өчен махсус комиссия төзегәннәр.  

Бүгенге көндә булачак ана шул ук дәваханәдә ята. УЗИ туачак сабыйга зыян килмәвен күрсәткән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас