Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
7 сентябрь 2022, 20:07

Русиядә IKEA товарларын янә сатып алып була

Ничек итеп?

tut-magaz.ru
Фото:tut-magaz.ru

Русиянең товарлар илтеп бирү белән шөгыльләнүче СДЭК операторы үзенең CDEK.Shopping платформасында IKEA товарларын сата башлады. Сайтта товарларның якынча 500 төре исәпләнә. СДЭК аларны Русиягә Төркиядән ташый. 

Платформада йорт өчен тукымадан ясалган әйберләр, савыт-саба,  зур булмаган җиһазлар бар. Тиздән  Русиядә яшәүче сатып алучылар өчен балалар җиһазларына, уенчыкларга, кирәк-ярак саклау өчен товарларга заказ бирү мөмкинлеге булдырылачак.

CDEK.Shopping агымдагы елның май аенда чит илләрдән товар сатып алу өчен эшләтеп җибәрелде.

ТАСС белдерүенчә, киләчәктә компания чит илдән хәтта диваннар ташырга планлаштыра. IKEA товарлары платформада топ-3 популяр  исемлеккә  кергән. Эх, IKEA Русия базарыннан китте дип хафаланучылар өчен бу әйбәт хәбәрдер дә бәлки. 

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин быел 24 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикаларын  нацистлардан азат итү буенча  махсус хәрби операция игълан итте. Шул вакыттан алып Европа һәм Америка Русияне  санкцияләр белән җәфалый. Һәм  күп кенә чит ил компанияләре, сәүдә маркалары, төрле   чит ил товарлары җитештерүчеләр Русия базарыннан китүләрен белдерде. IKEA да - алар исәбендә. 

Чыганак: aif.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: