

Ике яшеннән чи ит ашаучы америкалы яшь кыз үзенең организмы өчен гадәти булмаган диета хакында сөйләгән.
24 яшьлек венди Маршалл чи ит ашауга аның файдалы булуы өчен түгел, ә тәмлелеге өчен күчүен аңлата. Аннары, яшь кыз фикеренчә, иттәге В төркеме витаминнары ашкайнату процессына уңай йогынты ясый һәм репродуктив органнар өчен файдалы.
“Чи ит ашавыма Америкада сәерсенеп, гаҗәпсенеп карыйлар, кешеләрнең моңа мөнәсәбәте кире, – дип зарлана Маршалл. – Әмма миңа чи ит ашау ошый, бу ризыктан мин ләззәтләнәм”.
Маршалл сүзләренчә, социаль челтәрләрдә аны күпләр зарарлы бактерияләр һәм паразитлар белән куркытып маташкан. Әмма ул кешеләр фикерен искә алмаска тырыша һәм зенең ризык гадәтләрен алмаштырырга җыенмый.
Әйткәндәй, Британиянең Сәламәтлек саклау системасының милли хезмәте сайтында термик эшкәртелмәгән иттә бактерияләр кала белдерәләр. Алар агулануга сәбәпче булырга мөмкин. Итнең тулысынча әзерлеген (пешкәнен// кыздырылганлыгын) аның кисәге эчендә алсу яисә кызыл өлешләр булмау күрсәтә.
Чыганак: lenta.ru