Дөньяда ниләр бар?
6 сентябрь 2022, 16:24

Киңәшмә алдыннан йокылары килгәнме?

Нигә икән?

mojastrana.mirtesen.rumojastrana.mirtesen.ru
Фото:mojastrana.mirtesen.ru

Дәүләт Советында катнашучылар Президент Владимир Путин белән очрашуда йоклап китмәгәннәр – йокы белән көрәшеп утыручы чиновниклар кадрлары утырыш башланганчы төшерелгән. Бу хакта “Подъем” басмасына Татарстан башлыгының матбугат сәркатибе Лилия Галимова сөйләгән.

Сүз РИА Новости журналистларының Телеграм-каналга Дәүләт Советындагы очрашу видеоязмасын урнаштырулары турында бара. Кадрларда түрәләр, алар арасында Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов,  икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм башкалар йокы белән көрәшеп утыра.

“Бу дөрес түгел! Бу утырышта төшерелгән видео түгел. Видео алар көтеп утырганда төшерелгән, шул гына. Бу туры трансляция түгел”, – дип аңлата хәлне Галимова. Видео тавышсыз, шуңа түрәләр ни сәбәпле әвен базарына җыенганнары билгесез.

 6 сентябрьдә   Путин Дәүләт Советы Президиумы утырышын үткәрде. Анда заманча шартларда милли туризм индустриясе үсеше сораулары күтәрелде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас