Дөньяда ниләр бар?
6 сентябрь 2022, 13:25

Пакистанда фаҗига

Илнең өчтән бер өлешен су баскан, миллионлаган кеше түбәсез калган.

Пакистанда фаҗигаПакистанда фаҗига
Пакистанда фаҗига

Бу фаҗига аномаль яңгырлар һәм су басу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бүгенге көндә 1325 кеше һәлак булган, шул исәптән 458 бала, 12 мең кеше имгәнгән, җәрәхәтләр алган. Күпләр антисанитария аркасында агуланганнар һәм малярия эләктергәннәр - дәваханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр күп.

Илдәге иң зур күл — Манчар да проблемалар арттыра. Хакимият аны ярыннан чыгармас өчен, һәм иң күп халык яшәгән районнарны саклап калу өчен суын киптерергә тырышып караган, ләкин әлегә килеп чыкмаган.

Ләкин проблема моның белән генә дә бетми. Су Пакистанның уңдырышлы җирен - азык-төлек чәчә торган өлешен юкка чыгарган.Уңышның 90проценты су астында калган, шуңа күрә хәзер Азия илләренә ачлык куркынычы яный.

Пакистанда фаҗига
Пакистанда фаҗига
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас