Дөньяда ниләр бар?
6 сентябрь 2022, 09:29

Хатынын кайтарырга теләгән

Яраттымы икән?

unsplashunsplash
Фото:unsplash

Һиндстанның Джаджпур шәһәре тирәсендәге бер авылда яшәүче ир, хатыны киткәч, бик борчылган.

Бик каты талашканнан соң Сантану Бахерадан хатыны китә һәм бер ай дәвамында ул аерым яши. Күршеләре киңәше буенча, ир Маниа Бабара исемле бозым салучыга мөрәҗәгать итә. Ул сихер ярдәмендә хатынны иренә кайтырга мәҗбүр итәргә тиеш була.

Бабар авылдан ерак түгел урнашкан кемпингта тимерче мосафирлар белән яшәгән. Ул хатынын югалтудан кайгыга баткан  ирдән 2 мең рупий (1,5 мң сум) алган һәм тиешле ритуаллар үткәргән.

Әмма магия уңышсыз булган, ярдәм итмәгән. Шуңа Сантану дәгъвасына ачуы килгән Бабар тагы да күбрәк акча таләп иткән. Тик түзәрлеге калмаган Сантану сихерчене балта белән сугып үтерә һәм үзе полициягә бирелә.

Коточкыч кызу канлы ир булган бу. Хатыны юкка китмәгәндер инде... 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас