

Владивостокта “Хинамнор” исемле тайфун көчле яңгырлар һәм җил алып килү сәбәпле властьлар балаларга өч көн мәктәпкә йөрмәскә рөхсәт иткән.
“Барлык махсус хезмәтләр дә югары әзерлек дәрәҗәсенә китерелгән: предприятиеләр нигезендә оператив бригадалар формалаштырылган. Таләп ителгән очракта алар давыл салган казаларны бетерү өстендә эшләячәк. Бу уңайдан 5-7 сентябрь көннәрендә барлык белем алу учреждениеләрендә ирекле йөрү режимы кертелә”, – диелгән мэрия сайтындагы хәбәрдә.
Шунда ук дәресләргә йөрмәү прогул булып саналмаячагын да аңлатып киткәннәр. Бу балалар бакчаларына да, мәктәпләрдәге барлык классларга да кагыла.
Чыганак: lenta.ru