Дөньяда ниләр бар?
4 сентябрь 2022, 05:39

20 бала табарга хыяллана

Афәрин!

ru.dreamstime.comru.dreamstime.com
Фото:ru.dreamstime.com

АКШның Төньяк Каролина штатында яшәүче Пэтти Эрнандес 17нче тапкыр бәбигә узган һәм түгәрәк сан (!) өчен 20 бала табу  хыялы турында сөйләгән. 

Хатын менә инде 14 ел дәвамында бала таба. Һәм принципиаль рәвештә сакланмый икән. “Аллаһ Тәгалә минем авырга калуымны тели икән, без моңа риза”, – ди күп балалы ана. Эрнандес белән  39 яшьлек ире Карлосның 16 балалары – 6 малай һәм 10 кыз – үсеп килә. Ир белән хатын аларга “К” хәрефенә башланган (гаилә башлыгы хөрмәтенә) исемнәр сайлый. 

Бүгенге көндә Эрнандес янә йөкле, тиздән гаилә тагын бер малайга артачак. Хатын киләчәктә 20 бала табу турында хыяллануын сөйли. “Кызлар һәм малайлар саны тигез (10ышар)   булсын  өчен, без тагын 3 малай тууын телибез”, – ди Эрнандес.  

16 баланы тәэмин итүгә шактый акча китә икән. Гаилә бер атнага ризыкка гына 900 долларга (54,4 мең) якын  акча тотына. Әмма Эрнандес акча өчен хафаланмый. “Безнең шәхси клининг компаниябез бар, һәм балаларны без шулай тәэмин итәбез”, – ди ул.

Шулай, җәмәгать. Таныш хатын-кызларымны барладым да, аларның авырлы чактагы: “Кем булса да (җенес турында сүз бара. –Авт.) ярый, иң мөһиме – сәламәт, 4 саны төгәл булсын”, – дигән сүзләре хәтергә төшә. Әлбәттә, эчтән генә телисең инде ул, я кыз булсын, я малай дип. Әмма түгәрәк сан өчен бала табарга  теләгәнне ишеткән юк иде. Хәер, 16 балаң булганда шулай уйлау һәм ул уйларны ачыктан-ачык сөйләү бәлки “нормально”дыр да... 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас