Дөньяда ниләр бар?
2 сентябрь 2022, 11:45

Укучы кыз мәктәпкә эчке киемнән килгән

Шаккатарлык!

Екатеринбург шәһәре Кольцово районының 92 санлы мәктәбендәге Белем көненә багышланган тантаналы линейкага укучы кыз эчке киемнән килгән.  

10 сыйныф укучысы  1 сентбрь линейкасына  лифчик, юбка һәм үкчәле туфлидән килгән. Бәйрәмгә ни өчен шундый кыяфәттә килүен ул аңлата алмаган.

“Без педагог һәм балалар белән сөйләштек, иртәгә укучы кыз мәктәпкә әти-әнисе белән киләчәк. Бүген бәйрәм кәефен бозмадык, әмма  бу темага әңгәмә оештырдык инде”, – ди мәктәп директоры Максим Калинин.

Шушы ук шәһәрдә тагын бер укучы – бу юлы  егет – гимназиядәге Белем көне уңаеннан үткәрелгән линейкага хатын-кыз күлмәге киеп килгән. Сыйныфташлары аны шаяртты дип сөйләгән. Укучының сыйныф җитәкчесе сүзләренчә, аның да әти-әниләрен мәктәпкә чакырганнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас