

Сугыш чоры елларында Польша Германия гамәлләреннән күргән зыянны 1,32 триллион доллар күләмендә бәяләгән. Асылда исә ил кичергән югалтуларны күпкә югарырак бәяләргә булыр иде, дип саный поляклар.
"Хокук һәм гаделлек" партиясе депутаты Аркадиуш Мулярчик Германия Польша таләп иткән сумманы якындагы берничә ел эчендә туличәк дигән. Чөнки аның фикеренчә, ата бабаларның җинаяте кләймәсе халыкара мөнәсәбәтләрдә немецларның имиджына зур зыян китерүе мөмкин.
Польша Германиядән яңа түләүләр таләп итү мәсьәләсен берничә ел элек күтәргән иде. Аның суммасын исәпләп чыгару өчен махсус парламент комиссиясе оештырылган. Берлин исә эре суммадагы репарацияләрне түләп бетерүе сәбәпле башкача бернәрсә түләргә җыенмавын белдерә.
Фото: vsegda-pomnim.com