

Электр станциясе Йоркширның Көнчыгыш райдингы инглиз графлыгы ярларыннан 90 чакрым арада көнчыгышка таба урнашкан. Ул 1,3 миллион йортны энергия белән тәэмин итәчәк дип хәбәр ителә. Бу исә Манчестер кебек зур шәһәр - әлеге калада исә ике миллионнан артык кеше яши - кадәр. "Бу үзебезнең хәвефсез энергетика юнәлеше буенча юлыбыздагы зур адым", - дип белдергән Бөек Британиянең отставкадагы премьер-министры Борис Джонсон.
Экспертлар исә, 165 турбинадан торган әлеге диңгез җил электр станциясе дөньяда иң зурысы булып вакытлыча гына саналачак, дип белдерә. Чөнки 2023 елда Төньяк диңгездә янә бер энергия корылмасы сафка басарга тиеш. Ул исә берьюлы 6 млн. йортны энергия белән тәэмин итү көченә ия.
Фото: Cover Images / Keystone Press Agency / Globallookpress.com