Дөньяда ниләр бар?
2 сентябрь 2022, 11:43

Глобаль проблемага каршы миллиардларча сум бүленәчәк

Русия хөкүмәте климат үзгәрүе глобаль проблемасына каршы көрәшкә 11 млрд. сум юнәлтергә карар иткән.

Глобаль проблемага каршы миллиардларча сум бүленәчәкГлобаль проблемага каршы миллиардларча сум бүленәчәк
Глобаль проблемага каршы миллиардларча сум бүленәчәк

Русия хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин киңәшмә утырышында соңгы елларда күп илләрнең глобаль җылыту нәтиҗәләре, шул исәптә аномаль эсселек, елгалар кибүе һәм таза су кимүе белән очрашуын билгеләгән.
Русиядә климат үзгәрүенә яраклашу өчен климатик актив матдәләрнең бердәм милли миниторинглау системасын булдырачаклар. Гыйльми учреждениеләр океан модельләрен һәм аларның бозларын барлыкка китерү буенча, шулай ук мәңгелек туңлыкның эрүе артыннан күзәтәчәкләр. Проектны гамәлгә ашыру 1,8 млрд. сумга төшәчәк дип бәяләнә.
Гомумән, хөкүмәт якындагы өч елда тикшеренүләр өчен 11 млрд. сум бүләчәк. Тикшеренүләрнең беренче нәтиҗәләре быел ел ахырында пәйда булачак дип көтелә. Галимнәр эшчәнлеге климатның икътисадның бөтен тармакларына һәм кешеләрнең яшәү сыйфатына тискәре йогынты ясавына юл куймаска ярдәм итәчәк.

Фото: Sean Gallup / Getty Images

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас