

Бу хакта ил җитәкчесе - президент Касыйм Жомарт Токаев парламент палатасы утырышында белдергән.
Касыйм Жомарт Токаев белдерүенчә, кыйммәтле күчемсез милек, транспорт чаралары хуҗаларына шундый дәүләт салымы салыначак.
Августта Русия Дәүләт Думасына да черегән байларга өстәмә салым салу турындагы закон проектын керткәннәр. Анда бәясе 50 миллион сумнан кыйммәтрәк торган элита күчемсез милеге, 10 миллион сумнан артык торган кыйммәтле автомобиль, бәясе 25 миллион сумнан башланган шәхси самолетлар һәм вертолетлар хуҗаларына зиннәтле тормышта яшәгән өчен салым салырга тәкъдим итәләр.
Фото: Reuters.