Дөньяда ниләр бар?
1 сентябрь 2022, 20:47

10 яшьлек малай әнисен лейкемиядән коткара

Нинди игелекле бала!

knife.mediaknife.media
Фото:knife.media

Кытайның көнчыгышындагы Аньхой провинциясендә яшәүче 10 яшьлек Цао Сюаньи 30 тапкыр кан тапшырган һәм лейкемия белән авыручы әнисен коткарыр өчен операция кичергән.

Иң тәүге кан анализы гаиләдәге барлык туганнар арасында бары тик Сюаньиның гына әнисе өчен донор була алу мөмкинлеген күрсәткән. Малай операциягә быел марттан алып әзерләнгән. Шул вакыт эчендә табиблар донор һәм пациентның сөяк мие тукымаларының үзара туры килүен тикшерә алсын өчен малай 30 тапкыр кан анализы тапшырган. Сюаньиның әтисе, Цао Сонг, операциягә 4 көн кала кандагы төп күзәнәкләрне  мобилизацияләр өчен аңа җитди кире нәтиҗәләре булган 7 укол кадауларын сөйли.

Трансплантация көнендә, 29 августта, малайга препаратның соңгы уколын кадаганнар. “Соңгы уколны ясаганда көчле авырту тоймадым, чөнки мин әнине коткара алуыма чиксез шат идем”, – ди  10 яшьлек Сюаньи.

Операция ясаучы табиб дәвалануның киләсе этабы хатынның организмының кан күзәнәкләрен  җитештерү мөмкинлеген тергезүгә юнәлтелгән булачак, ди.

Хәбәр героена 10 гына яшь, әле ул чын-чынлап бала, әмма шундый аңлы һәм акыллы, дөрес фикерле. Афәрин! Малайга да уколлардан зыян килмәсен, әнисе дә савыга күрсен.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас